Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.05.2017

Казанда бу атнада "Ашыгыч ярдәм" хезмәтен чакыру саны кимегән

Казанда узган атнада, ягъни 24−30 апрель көннәрендә, «Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Барлыгы 7,4 мең чакыру кабул ителгән. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, авырулар һәм бала табу белән бәйле очраклар 192 гә кимрәк.

1,3 мең очракта ашыгыч ярдәм машинасын җәмәгать урыннарына чакыртканнар. Иң күп мөрәҗәгатьләр — 5,7 мең - төрле авырулар белән бәйле булган, шул исәптән, 209 инсульт һәм 37 инфаркт та бар. 66 тапкыр «Ашыгыч ярдәм» табиблары бала табу очрагы буенча барган.

Мең тапкырдан артыграк ашыгыч ярдәм фаҗига урыннарына чакыртылган, шул исәптән 48 тапкыр юл транспорт һәлакәтенә, анда 42 кеше зыян күргән. Аларның 15е хастаханәгә озатылган. Берсе фаҗига урынында ук һәлак булган.

Узган атнада ашыгыч ярдәм табиблары 28 тапкыр янгын очрагы буенча чакыртылган. Юл транспорты һәлакәте буенча мөрәҗәгать итүләр — 24кә, янгыннар — 6га, инсульт 13кә арткан. Миокард инфаркты һәм бала табу очрагы буенча мөрәҗәгатьләр саны икегә кимегә. Җәмәгать урыннарына чакырулар 154кә арткан.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!