Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.05.2015

Казанда Чик сакчылар көнен билгеләп үттеләр

Казанда Чик сакчылар көнен билгеләп үттеләр Бүген Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Чик сакчылар көненә багышланган тантаналы митинг узды. Быел Россия Чик сагы хезмәтенә 97 ел булды.

Чара традиция буенча Мәңгелек ут мәйданында уздырылды. Биредә чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр һәм аларның гаиләләре җыелды.

“Дәүләт чикләре – ул Россия дип аталган уртак йортыбызга керү. Әгәр сез һәм хәзер хезмәт итүчеләр булмаса, бу йортта тәртипсезлек булыр иде”, - дип мөрәҗәгать итте чарага җыелучыларга «Казань-Аэропорт» контроль-үткәрү пункты башлыгы полковник Олег Тарабрин. Ул шулай ук быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте һәм чик сагы хезмәте ветераннарына рәхмәт белдерде. Полковник бирегә җыелучыларга җиңел хезмәт теләде һәм бәйрәм белән котлады.

Чик сакчыларын шулай ук “Бердәм Россия” Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Глухоньков котлады: ул шулай ук чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов журналистларга белдергәнчә, Чик сагы хезмәте дәүләтне саклауда һәрвакыт мөһим роль уйнаячак. “Чик сагы хезмәте дәүләт булганда әһәмиятле булып кала. Безнең дәүләт мәңгелек булыр дип уйлыйм. Димәк, чик сагы гаскәрләре дә һәрвакыт кирәк булачак”, - дип белдерде ул.

Митинг кысаларында чик сагы хезмәткәрләрен истәлекле медальләр, Рәхмәт хатлары һәм грамоталары белән бүләкләделәр. Аннары Бөек Ватан сугышында һәм чик сагы хезмәтендә һәлак булучыларны искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан ителде. Чарага килүчеләр Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Митигның тантаналы өлешеннән соң спецназ һәм этләре белән кинологлар чыгышы тәкъдим ителде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20