Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

Казанда чит ил машинасын йөртүче юл-патруль хезмәте инспекторын махсус бәрдергән

Казанда чит ил машинасын йөртүче 30 яшьлек ир-ат юл-патруль хезмәте инспекторын махсус бәрдергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

9 сентябрь иртәсендә Сәлимҗанов һәм Пушкин урамнары чатында «Ауди А6» автомобиле йөртүчесе юл-патруль инспекторының туктау турындагы таләбен игътибарсыз калдыра. Полиция хезмәткәрләре машинаны куа китә. Алар транспорт чарасын Ямашев пропекты һәм Мусин урамы чатында туктата. Тоткарлау вакытында чит ил машинасы йөртүчесе юл-патруль хезмәте хезмәткәрен бәрдерә һәм имгәтә. 

Автомобиль руле артында 30 яшьлек исерек ир-ат утырган була. Тоткарланучы элегрәк тә үтерү, караклык, талау һәм хулиганлык буенча хөкемгә тартылган.

Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, хокук бозучыга карата «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлне ачыклау өчен тикшерү уздырыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!