Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2016

Казанда Дэвис Кубогының беренче раунды матчы узачак

Казанда Дэвис Кубогының беренче раунды матчы узачак4-6 март көннәрендә Казанның Теннис академиясендә ир-ат җыелма командалары арасында теннис буенча “Дэвис Кубогы” дөнья чемпионатының Россия һәм Швеция җыелмалары арасында беренче раунд матчы узачак. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сүз барды.

“Биш елдан Дэвис Кубогы Казанга янә әйләнеп кайта. Бу теннис сөючеләр, республиканың спорт җәмәгатьчелеге өчен зур бәйрәм”, - дип белдерде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов турнирның Казанда 2011 нче елда уздырылуын искәртте. Ул Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищевка, Халыкара Теннис федерациясе җитәкчелегенә матчны нәкъ менә Казанда үткәрүгә ышаныч күрсәтелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. Хәлил Шәйхетдинов 2011 нче елга күз салып, ул вакытта Казан Теннис академиясе кортларында безнең җыелманың Бразилия командасын 3:2 исәбе белән җиңүен искәртте.

Россия Теннис федерациясенең техник директоры Станислав Степанец Казанның матчны үткәрүгә әзер булуын белдерде. “Хәзер Казан Теннис академиясе әзерлеге шактый югары дәрәҗәдә. Бина, трибуналар, ут Халыкара теннис федерациясе нормаларына җавап бирә. Оештыру мәсьәләләрендә техник авырлыклар күренми”, - дип белдерде ул. Станислав Степанец әйтүенчә, Казанда узачак матчка Швециядән җанатарлар төркеме килүе көтелә. “Матч ТВ” турыдан-туры трансляцияне алып барачак. “Дэвис Кубогы матчы чып-чын теннис бәйрәме, шушы матур спорт төрен пропагандалау чарасы булачак”, - дип белдерде Станислав Степанец.

Көтеләчәк матчта Россия данын илнең иң көчле уенчылары Теймураз Габашвили, Андрей Кузнецов, Евгений Донской, Константин Кравчук яклаячак. Җыелма капитаны – Шамил Тарпищев. Швеция җыелмасында Айзек Арвидссон, Даниэль Виндал, Роберт Линдстедт һәм Юхан Брунстрем кебек спортчылар бар. Җыелма команда белән Фредрик Розенгрен җитәкчелек итәчәк.

Матч 5 очрашудан гыйбарәт, аларның 4се – ялгыз, 1се – парлы. 4 нче март көнне матчлар 15 сәгатьтә, 5 нче март көнне 14 сәгатьтә, 6 нчы март көнне 13 сәгатьтә башлана. Матчта җиңүче плей-оффка эләгү өчен Нидерланд командасы белән уйнау хокукын алачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20