Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.08.2015

Казанда дөнья чемпионаты: бүген ир-атлар хай-дайвингта көч сынаша

Казанда узучы спортның су төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының 12нче көнендә ике спорт төрендә берьюлы 6 медаль комплекты уйнатыла.  "Казан Арена" бассейны "алтыннар иң күп табыла торган" урынга әвереләчәк, 2 сәгать дәвам итәчәк ярышлар вакытында монда 5 медаль комплекты үз иясен табачак.

Иртән хатын-кызлар арасында 50 метрга аркада йөзү һәм 200 метрга баттерфляй ысулы белән йөзү буенча, ир-атлар арасында 100 метрга ирекле стиль белән һәм 200 метрга комплекслы йөзүдә беренчел раунд бәйгеләре үтә. Бу көнге беренчел ярышларның соңгы төре исә 4 тапкыр 100 метрга катнаш эстафета булачак. Шулай ук ике ярымфинал узышы көтелә: ир-атлар арасында 100 метрга ирекле стиль белән һәм хатын-кызлар арасында 50 метрга чалкан йөзүдә.

Ир-атлар арасында финал ярышлары түбәндәге төрләр буенча үткәрелә: 200 метрга баттерфляй, 50 метрга брасс ысулы белән йөзү, 800 метрга ирекле стильдә йөзү. Хатын-кызлар арасында 200 метрга ирекле стильдә йөзү бәйгесе узачак. Соңгы финал исә 4 тапкыр 100 метрга катнаш эстафета булачак.

Көндез Казансу елгасы акваториясе дөньяның 23 яшьтән 39 яшькә кадәрге иң көчле хай-дайверлары өчен көрәш мәйданына әйләнәчәк. Кичә хатын-кызлар 20 метр биеклектән сикерүдә ярышкан булса (анда пьедесталда урыннарны АКШ һәм Белоруссия алды) бүген исә безне 27 метрлы каланчадан баш әйләндергеч сикерүләр, трюклар, кулда басып торулар көтә.

Су тубы аренасы да үз тамашачыларын 10:50 сәгатьтән 23:05 сәгатькә кадәр көтеп кала, монда көрәш акрынлап кыза бара. Бүген хатын-кызлар җыелма командалары очрашулары көтелә. Башта 11-12 нче (Канада – Казакъстан) һәм 9-10 нчы урыннар (Венгрия – Бразилия) өчен уеннар узачак. Испания белән Кытай, Греция белән Россия командалары турнирдагы 5-8 нче урыннарны бүлешер өчен уйнаячак. Ярымфиналларда исә АКШ белән Австралия, Италия белән Нидерланд җыелма командалары көч сынаша,  дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының Оештыру комитеты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20