Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2015

Казанда дөнья чемпионаты: бүген Кузнецов белән Захаров тамашачыларга ультра-си сикерүен күрсәтә

Спортның су төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатының бишенче ярышлар көне мавыктыргыч булырга ошый: 3 комплект медаль уйнатылачак, ә бөтен дөньядан килгән спортчылар ачык суда йөзүдә һәм суга сикерүләрдә иң осталарын ачыклаячак.

Су спорт төрләре сараенда ярышлар иртәнге 10да башлана, 3 метрлы трамплиннан сикерүләр буенча алдан сайлап алу этабында ир-атлар чыгыш ясый. Кичен, 19.30 сәгатьтән алып, тамашачылар финал узышларының чып-чын баталияләрен карый алачак. Мөгаен, иң төп интрига Евгений  Кузнецов чыгышы булыр. Аның пары -традиция буенча 3 метрлы трамплиннан сикерүләр буенча 2012 елгы Олимпия чемпионы һәм 2012 елгы Олимпия уеннарында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрнең вице-чемпионы, 3 метрлы трамплиннан шәхси сикерүләрдә өч тапкыр дөнья вице-чемпионы, алты тапкыр Европа чемпионы Илья Захаров.  Аларның 3, 9 коэффициентлы уртак сикерүләрен бүгенгә әле дөньяның бер генә тандемы да кабатлый алмый. Шуңа карамастан, 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Кузнецов башка спортчылар куәтен дә аек бәяли һәм берничек тә бирешергә җыенмый. 15.00 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда бер метрлы каланчадан суга сикерүләр буенча хатын-кызлар финалы старт алачак, монда инде  пьедесталга дәгъвачы Олимпия чемпионкасы һәм суга сикерүләр буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионкасы Хэ Цзы булачак. Россия җыелмасыннан финалга  Надежда Бажина чыкты.  Көндезге сәгать 12дә медальләрнең өченче комплекты “Казансу”да хатын-кызлар арасында 10 километрга ачык суда йөзүдә уйнатылачак. Россиядән әлеге дистанциядә Анастасия Крапивина һәм Анастасия Азарова катнаша. Җиңүгә төп дәгъвачыларның берсе – Бразилия йөзүчесе Окимото Полиана, дүрт Дөнья  чемпионатында һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында катнашучы һәм призеры. Аңа ике Европа чемпионатында, Лондондагы Олимпиадада катнашучы һәм өч Дөнья чемпионаты призеры немец кызы Ангела Маурер көндәш булачак, дип хәбәр итә Спортның төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитетының матбугат хезмәте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20