Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2016

Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының йомгаклау өлеше уздырыла

Бүген Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалы башлана. Бәйге 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның йомгаклау өлешен ачу тантанасы һәм сынаулары Казан педагогика көллиятендә уздырыла. Зона этаплары җиңүчеләре – “Ел тәрбиячесе” конкурсының 40 финалисты “мастер-класс” һәм “түгәрәк өстәл” сынауларында иҗадилыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтергә тиеш була.

Аерым алаганда, “мастер-класс” кысаларында тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү буенча авторлык технологияләрен, методикаларын, иҗади табышларын тәкъдим итәргә тиеш. Шулардан иң күп балл җыйган 15 конкурсант сынауны “түгәрәк өстәл”дә дәвам иттерәчәк. Аның кысаларында тәрбиячеләр мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышыр дип күзаллана.

Республика конкурсында I урынга лаек дип табылган тәрбияче “Россия ел тәрбиячесе” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлешендә катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20