Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2015

Казанда эре панельле йорт төзүче завод эшли башлады

Казанда эре панельле йорт төзүче завод эшли башлады Бүген модернизациядән соң «Казанский ДСК» заводының тантаналы ачылышы узды. Чарада Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кунаклар «Казанский ДСК» заводын карадылар, аннары заводның тантаналы ачылышы узды. Бу уңайдан Михаил Мень завод хезмәткәрләрен котлады. Ул, әле генә җитештерү мәйданчыкларын карадым һәм канәгать калдым, дип белдерде. “Чыннан да, аның заманча предприятие дип әйтеп була”, - диде ул.
Бүгень панель йортларга кагылышлы бәхәсләр күп, дип билгеләп үтте Михаил Мень. “Теләсә нинди технологиядә сыйфатлы һәм сыйфатсыз корылмалар бар, - дип дәвам итте ул үз фикерен. – Мин күп шәһәрләрдә булдым, күпсанлы панельле йортларны карадым, бүген дә панель йортлар бар, алар сыйфаты һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча башка технологияләрдән калышмый”. Заманча панель йорт төзелеше башка срокларда төзү мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады ул.
“Ә бүген безнең бурыч – яхшырак, сыфатлырак һәм күбрәк төзү, - диде ул. – Әлбәттә, «Казанский ДСК» заводы эшләнмәләре барлык заманча таләпләргә җавап бирүенә ышанабыз”.
Рөстәм Миңнеханов модернизацияләнгән «Казанский ДСК» заводы ачылышын истәлекле вакыйга дип белдерде. “Барыбыз да бу заводны хәтерли, бүген ул тулысынча үзгәртелде. Биредә иң заманча җиһазлар, без Казанда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә һәм торак пунктларда төзеләчәк яңа микрорайоннар проектлар күрдек”, - дип билгеләп үтте ул.
Р.Миңниханов ассызыклаганча, бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы торак төзелешенә зур игътибар бирә. “Ил җитәкчесе Владимир Путин да шул максатны куя. Җитди инфраструктура карарлары, шул исәптә төзелеш комплексын модернизацияләүдән тыш, бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый, бу системалы эш”, - дип белдерде республика лидеры. Аның сүзләренчә, Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдә панель йортлар төзүче, шулай ук яңа эш урыннары барлыкка килде. Бу «Ак Барс Девелопмент» ның җитди инвестицияләре, - диде Р.Миңниханов.
Аннары Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм модернизацияләнгән завод тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрелде.
«Казанский ДСК» ачылышы Казанда “Россиядә эре панельле йортлар төзелешен үстерү – InterConPan-2015” халыкара конференциясен үткәрүгә багышлана. Ел саен конференция эре җитештерү комплексларында үткәрелә. Беренче тапкыр ул 30 июньнән 3 июльгә кадәр «Казанский ДСК» заводы мәйданында уза.
Модернизациядән соң да завод коллективы сакланган. Яңартылган җитештерү линиясе эшли башлагач заводта эш урыннары 2/3 өлешкә арта һәм 500 кеше тәшкил итә, заводның икенче өлешен модернизацияләнгәннән соң эшчеләр саны 700 гә җитәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20