Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,76 процентка кимегән

2017 елның 1 май мәгълүматлары буенча Казанда рәсми рәвештә 4583 эшсез кеше теркәлгән. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Эш белән тәэмин итү үзәге базасында бүгенге көндә 15 мең вакансия бар. Уртача алганда, бер эшсезгә 3 вакансия туры килә. Эш белән тәэмин итү хезмәте ярдәмендә 4 айда 3367 кеше эшкә урнаштырылган.

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе узган елдагыга караганда 0,91 проценттан 0,76 процентка кимегән.

Шул ук вакытта, тулаем алганда, Россия буенча, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, эшсезлек 1,2 процентны тәшкил итә.

Искәртеп үтик, Казанда эшсезлек дәрәҗәсе соңгы елларда уртача Россия дәрәҗәсеннән һәрчак ким булды, 2014 елның 1 гыйнварына ул тарихи минимумга- 0,58 процентка җитте. 2014 елдан башлап, эшсезлекнең бераз үсүе күзәтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!