Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2015

Казанда ФИНА чемпионаты көннәрендә җәмәгать транспорты эшчәнлеге буенча тәүлек дәвамында кайнар линия эшләячәк

Казанда ФИНА чемпионаты көннәрендә җәмәгать транспорты эшчәнлеге буенча тәүлек дәвамында кайнар линия эшләячәкКазанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында җәмәгать транспорты эшчәнлеге буенча тәүлек дәвамында кайнар линия эшләячәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков билгеләп узды.

Спикер сүзләренчә, кайнар линия телефонына шалтыратып, шикаятьләрне калдырырга һәм теге яки бу объектка барып җитү турында мәгълүмат белеп булачак. Диспетчерлар автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар эшенә карата шикаятьләр кабул итәчәк. Шулай ук кайнар линия штаттан тыш вәзгыятьләр вакытында оператив чаралар кабул итү өчен дә хезмәт итәчәк. “275-30-50 телефоны буенча бер ноктадан икенчесенә ничек барып җитү, спорт объектларына кадәр бара торган маршрутлар һәм аларның хәрәкәт интервалы турында аңлатачаклар”, - дип хәбәр итте Айдар Габделхаков.

Комитет башлыгы чемпионат көннәрендә шәһәр транспортының махсус график нигезендә хәрәкәт итәчәге турында искәртте. Аның әйтүенчә, чаралар соң, ягъни 23 сәгатьтән соң тәмамланган очракта, метрополитен һәм шәһәр маршрутларының эш режимы 24 сәгатькә кадәр озайтыла.

“Казандагы маршрут челтәре ярышларда җәлеп ителәчәк барлык объектларны да колачлаячак. Шәһәрнең теләсә кайсы почмагыннан объектка кадәр күчеп утырмыйча да яки инде бер тапкыр гына күчеп утырып барып җитеп булачак”, - диде Айдар Габделхаков. Инде элегрәк хәбәр ителгәнчә, ярышка алынган билет шул көнне җәмәгать транспортыннан чикләнмәгән күләмдә файдалану хокукын бирә.

Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, чемпионата катнашучыларны һәм кунакларны бушлай йөртү өчен республика һәм федераль бюджеттан 12 млн сум акча бүлеп бирелгән. Волонтерларга 54 утыруга исәпләнгән транспорт карталары өләшенәчәк.

“Чемпионатка әзерлек кысаларында бөтен хәрәкәт составын тиешле дәрәҗәгә җиткерү юнәлешендә эш башкарылды. Хәтерләсәгез, җәмәгать транспортын Универсиадага ук киңкүләм яңарткан идек. 842 автобусның 542сен, 58 троллейбусны, 40 трамвайны алмаштыруга ирештек. Бүгенге көндә автобусларның өчтән ике, троллейбусларның, трамвайларның өчтән беренең куллану вакыты әле 3 елдан артмый. 1 нче марттан барлык транспорт берәмлеге тикшерелде”, - дип, Айдар Габделхаков чемпионатка төзәтү, төзекләндерү эшләре үткәрелгәнен искәртте. 10 нчы июльгә бу эшләр тәмамланган – 842 автобус, 207 троллейбус, 107 трамвай тулысынча әзер. Транспорт чаралары татар, рус һәм инглиз телләрендә мөстәкыйль рәвештә хәбәр җиткерә торган автоинформаторлар белән җиһазландырылган.

Искәртеп узыйк: чемпионат үткәрү өчен кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрде. Спортның су төрләре сарае яныннан 4 автобус маршруты узачак. Хәрәкәт составының гомуми саны 55 берәмлек тәшкил итә.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе белән берлектә, өстәмә рәвештә, Татнефть-Арена, Спортның су төрләре сараеннан “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр махсус автобус шаттлы оештырылачак. Барысы 3 автобус 22 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Айдар Габделхаков барлык транспорт йөртүчеләргә һәм кондукторларга тулы инструктаж үткәрелгәнен билгеләп узды. Аларның чемпионат чорында тулы составта эшләвен кайгыртып, җәйге ял графикларына төзәтмәләр кертелгән. “Бүген без иртәрәк чыгып, эшне соңрак тәмамлау өчен әзер”, - дип ышандырды комитет башлыгы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20