Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2015

Казанда ФИНА чемпионатына кадәр һәм ярышлар чорында лаборатор тикшеренүләр үткәрү буенча эш көчәйтелә

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсенең 300 дән артык хезмәткәре Казанда тәүлек буе режимында санитар-эпидемиологик вәзгыятьне контрольдә тоту эшенә керешергә әзерләнә. Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатларында, белгечләр үз эшен 17 нче июльдә башлап җибәрәчәк. Тышкы мохит торышын ачыклау өчен, 16 меңнән артык тикшерү уздырылачак. Чемпионат вакытында бу эш тагын да көчәйтеләчәк. Спортчыларның туклану урыннарында да көн саен лаборатор тикшеренүләр үткәреләчәк. Куркынычсызлык күрсәткеченә тәүлегенә өч мәртәбә пробалар алыначак.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20