Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.06.2015

Казанда FISE экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль узарга мөмкин

Казанда FISE экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль узарга мөмкин  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген FISE (International Festival of Extreme Sports) экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты. 

Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Татарстан ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов,  “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров катнаштылар.

FISE башкарма директоры Эрве Андре Бенуа һәм FISE халыкара үсеш мәсьәләләре буенча директоры Оливьер Паскаль экстремаль спорт  төрләре буенча халыкара фестиваль һәм андый чараларның популярлыгы турында сөйләделәр, бигрәк тә яшьләр арасында. Фестивальдәге спорт төрләре – велоспорт, скейтбординг, роллер спорт һәм башкалар. Алар ассызыклаганча, ярышларның уникаль форматы күп санда тамашачылар җыя. Ярышлар дүрт көн дәвамында үткәрелә, телетрансляция йөздән артык илдә алып барылачак.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров очрашудан соң хәбәр иткәнчә, бүген әңгәмәдә FISE дөнья кубогын 2016 елда Казанда үткәрү мөмкинлеге турында сүз барды. Аның сүзләренчә, FISE оештыручылары фестиваль географиясен киңәйтергә һәм аны Россиядә үткәрергә телиләр. FISE вәкилләре инде Мәскәү,  Санкт-Петербург һәм Казанда булганнар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестивален Казанда үткәрү идеясен хуплады һәм FISE оештыручылары белән багланышлар булдыру нечкәлекләрен һәм мөмкинлекләрен билгеләүне йөкләде, дип хәбәр иттеТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20