Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.12.2015

Казанда футбол буенча 2018 нче елгы Дөнья чемпионатының волонтерлык үзәге ачылды

Казанда футбол буенча 2018 нче елгы Дөнья чемпионатының волонтерлык үзәге ачылды Бүген Россиянең 15 югары уку йорты базасында футбол буенча 2018 нче елгы Дөнья чемпионатының волонтерлык үзәкләре ачыла. Шуларның берсе бүген Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә тәүге тапкыр ишекләрен ачып җибәрде. 2016 нчы елның икенче кварталында 2017 нче елгы Конфедерация Кубогы һәм Россиядә 2018 нче елда узачак өчен FIFA чемпионаты өчен волонтерларны сайлап алу һәм әзерләү эшенә керешәчәкләр.

Чемпионатны уздыру ике волонтерлык программасын гамәлгә ашыруны күздә тота: оештыру комитеты һәм шәһәр волонтерларын әзерләү.

Волонтерлык үзәген ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов, “Рубин” футбол клубы составында 2008, 2009 нчы елгы чемпион Роман Шаронов һәм башкалар катнашты.

Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов бүген, Халыкара футбол көнендә, зур вакыйга булуын, Казан вузында Россия күләмендә ачылучы 15 волонтерлык үзәкләренең берсе урнашуын билгеләп узды. “Безнең бурыч – оештыру комитетына 1300, шәһәр һәм чемпионат өчен 1500 волонтер туплау”, - дип белдерде ректор. Спорт проектлары дирекциясе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән бу эшнең нәтиҗәле алып барылачагына ышанычын җиткерде. Йосыф Якубов Дөнья чемпионаты матчларын Җир шарында яшәүчеләрнең яртысы караячагын шәрехләп узды. Ректор әйтүенчә, Идел буе дәүләт академиясе җәен, Россиянең Спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә “Россия-2018” оештыру комитеты тарафыннан уздырылган конкурс нәтиҗәсендә, волонтерларны җәлеп итү үзәге хокукын алган.

Энгель Фәттахов Универсиадада 20 мең волонтер, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында 3,5 мең волонтер эшләвен искәртеп, Татарстанның бу өлкәдә инде тәҗрибәсе саллы булуына ишарәләде. “Бу бик зур хезмәт. Чараларның уңышы күбесенчә сездән тора. Сездән башка без бу чараларны югары дәрәҗәдә уздыра алмыйбыз”, - дип, министр киңкүләм чараларның моның белән генә тәмамланмавын, 2019 нчы елда эшче һөнәрләр буенча ДЧ үткәреләчәген искәртте.

Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук, чыгышында республикада волонтерлык хәрәкәтенең бик актив булуын ассызыклады. “Бүген без волонтерлардан башка бер зур вакыйганы да күз алдына китерә алмыйбыз. Теге яки бу чара турында уңай бәяләмәләр ишеткәндә, аларның беренчеләре волонтерлар эшенә кагылышлы булуы сөендерә”, - дип белдерде ул. Х. Шәйхетдинов волонтерларның футбол буенча ДЧ алдыннан Казанда узачак бадминтон, дзюдо буенча һәм башка киңкүләм чараларда осталыгын чарлый алачагын искәртте.

Азат Кадыйров ФИФА чемпионатының волонтерлык үзәкләре уеннарны кабул итәчәк барлык 11 шәһәрдә дә ачылуын билгеләп узды.

Сәламләү чыгышларыннан соң, рәсми затлар футбол тубында имзаларын калдырып, волонтерлык үзәген карап чыкты.

Программа берничә этаптан тора: волонтерларны сайлап алу, әзерләү, шулай ук FIFA вәкилләре идарәсе астында чемпионат чаралары вакытында аларның эшен оештыру. Волонтерлык үзәге бурычларына волонтерлыкка кандидатларны алдан сайлап алу һәм аларны өйрәтүне оештыру керә.

Волонтерлыкка кандидат статусын алу өчен, сайтта анкета тутырырга кирәк булачак. Футбол буенча ДЧның волонтерлык программасы этаплары турында тулырак 2016 нчы ел башында FIFA.com һәм Welcome2018.com сайтларында танышып булачак.

2017 нче елда Конфедерация кубогы чараларына 5 меңнән артык, 2018 нче елгы ДЧын уздыруга Россиядә 15 меңнән артык волонтер җәлеп ителәчәк. Казанда 1300 тирәсе оештыру комитетын, 1 меңләп шәһәр волонтерын җәлеп итү планлаштырыла. Шәһәр волонтерлары махсус куелачак City Volunteers мәгълүмат станцияләрендә чемпионат җанатарларына, Казан кунакларына мәгълүмати ярдәм күрсәтергә тиеш булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20