Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2016

Казанда "Гагарин флэш-мобы" уза

Акция 14:00 сәгатьтә башкаланың Четаев урамы 18а адресы буенча урнашкан уку йорты (КНИТУ-КАИ, 2 нче уку корпусы) янында үткәрелә. Катнашучыларга махсус һава шарлары таратылачак. Шулай итеп, чарада катнашучылар Юрий Гагарин һәм аның батырлыгы хөрмәтенә һава шарлары очырачак.

Исегезгә төшерәбез, 1961 елның 12 апрелендә 9:07 сәгатьтә Казах ССР далаларындагы "Байконур" космодромында "Восток" космик корабле 27 яшьлек Юрий Гагарин белән галәмгә очыш ясады – кешелеккә йолдызларга юл ачылды.
 
Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан Роскосмос 2016 елны "Юрий Гагарин елы" дип игълан итте.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20