Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2015

Казанда гастрономия фестивале үткәреп, дөнья күләмендә иң зур өчпочмак пешермәкчеләр

Казанда гастрономия фестивале үткәреп,  дөнья күләмендә иң зур өчпочмак пешермәкчеләрБүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашып, май бәйрәмнәрендә Казанда гастрономия фестивале үткәреләчәген белдерде. Фестиваль Казан кунакларын җирле аш-су белән таныштыруны, милли брендларны популярлаштыруны максат итә, тулаем алганда, Казанга тагын да күбрәк туристлар җәлеп итүгә йөз тота.

Шул рәвешле, 1-12 май көннәрендә шушы фестивальга кушылырга теләгән һәр ресторан милли ризыкларны таныту буенча үз программасын әзерләргә тиеш була. 1 май өчпочмак көне буларак билгеләп үтеләчәк, башкала үзәгендәге “Туган авылым” комплексы осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга җыена. Анда теләгән кеше килеп, дөньядагы иң зур өчпочмактан авыз итә ала, ә “Туган авылым”ның андый аны пешерерлек мөмкинлекләре бар, дип вәгъдәли Е.Лодвигова.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20