Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2016

Казанда Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында хәтер яңарту тантанасында аның кызы Чулпан ханым да катнашты

Көн салкын булуга да карамастан, һәйкәл янында шактый халык җыелды. Алар арасында яшь буын вәкилләре дә, Муса Җәлилнең шигырьләрен укып, аңа сокланып үскән һәм яшәгән өлкән буын кешеләре дә шактый иде. Беренчеләрдән булып һәйкәл төбенә чәчәкләрне шәһәр мэры Илсур Метшин китерде.

Тантана сәгать 13.00 гә билгеләнгән булса да, 1 Май мәйданында кеше күпкә алданрак җыела башлады. Һәйкәл янында Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырап торды.

Митингны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев ачып: “Без бүген шушы тарихи мәйданга татарның бөек улы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәргә, аның батырлык символына әверелгән язмышын олы ихтирам һәм тирән тетрәнү белән күздән кичерергә, рухыбызны ныгытырга җыелдык”, - диде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән тантаналы юбилей чарасы белән тәбрик итте.

Ул шулай ук бәйрәмдә Муса Җәлилнең кызы Чулпан, аның якыннары катнашуын да һәм Чулпан Муса кызына олы ихтирам булуын билгеләп үтте. "Муса Җәлил — безнең һәрберебез өчен изге. Бу исем чын мәгънәсендә шәхси каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы. Көрәшче шагыйрь, ялкынлы патриот, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең гомеры кыска һәм фаҗигале булды. Әмма аның батырлыгы, иҗади мирасы татар халкының олы тарихына, бөтен илебез язмышына тирән уелып калды. Без бу язмышка кат-кат әйләнеп кайтабыз, уйланабыз. Әмма күпме генә уйлансак та, бу каһарманлыкның асылына әле төшенеп җитә алганыбыз юк”, - диде.

Васыйл Шәйхразиев дөнья әдәбиятында бик күп таланлы язучылар булуын, әмма батырлык күрсәтеп, үз Ватаннары өчен башларын салган шәхесләрнең аз икәнен билгеләп үтте. Ә инде фашист Германиясенең нәкъ үзәгендә берьюлы 11 татар егетенең башларын кисү вакыйгасы бөтен кешелек тарихында күрелмәгән хәл, дип ассызыклады ул. “Шул рәвешле, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлык төшенчәсенә яңа мәгънә салды, яшәү мәгънәсенә яңа төсмерләр өстәлде”, - диде һәм Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен укыды.

В. Шәйхразиев шулай ук Муса Җәлилнең батырлыгы һәм язмышы турында гына сөйләп калмыйча, аны тәрбияләгән Оренбург җиренә дә рәхмәт әйтергә кирәклеген ассызыклады. Моннан тыш, Муса Җәлилнең каләмдәшләрен, көрәштәшләрен дә онытмаска, алар хакында да сөйләнергә тиешлегенә басым ясады ТР Премьер-министры урынбасары. “Алар булмаса, Җәлил мондый олы язмышка ирешә алмас иде. Безнең өчен Җәлил иң элек − шагыйрь. Минемчә, аның дошман кырында күрсәткән батырлыгы да әнә шул шигырьләрдән килә. Тоткынлыктан кайткан “Моабит дәфтәрләре” Җәлилнең никадәр милли рухлы һәм шул ук вакытта бөтен кешегә аңлаешлы тирән потенциалга ия булу хакында сөйли. Шуңа да Җәлил исеме дөньяның иң атаклы шагыйрьләре белән бергә куелып йөртелә”, - диде һәм шагыйрьнең әсәрләре бүген дә актуаль булуын ассызыклады. Чыгышын ул М. Җәлилнең “Бер үгет” шигыре белән тәмамлады.

Татарстанда 2 елга 1 тапкыр Муса Җәлил исемендәге премия тапшырыла. Аны Татарстан үсеше өчен зур өлеш керткән яшьләргә сайлап кына бирәләр. 1988 елда әлеге премия ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиевка тапшырылган булган. Бүгенге тантанада ул “Мин Җәлилне укыдым“ дип исемләнгән шигырен укыды. “Муса Җәлилне Татарстанда һәм Казанда гына түгел, Мәскәүдә, бөтен ил буйлап бүген искә алалар. Кая гына барсаң да, татар халкы нинди ул дип сорасалар, татар халкы ул Тукай, Муса Җәлил шикелле, дип әйтәбез. Әгәр кем дә кем татарның бәгырен, җанын аңларга теләсә, ул, һичшиксез, Җәлилне укырга тиеш”, - диде депутат шагыйрь. 2015 елда Җәлил премиясе лауреаты булган шагыйрә Луиза Янсуар да Герой − шагыйрьгә багышланган шигырен киң җәмәгатьчелеккә җиткерде.

ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан: “Муса Җәлилнең язмышы никадәрле фаҗигале булса да, без аның туган көнен әдәбият бәйрәме итеп билгеләп үтәбез. Кая барсак та, ул милләтебезнең якты йөзе, вөҗданы, намусы билгесе булып бәяләнә. Кая барсак та, үзебезнең татар икәнебезне әйтсәк, Җәлилне искә алалар. Җәлил — безнең татар милләтенең йөз яктысы”, - диде һәм “Җәлил” дигән шигырен укыды.

Тантаналы чара Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Анда катнашучылар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде.

Тантанада катнашучылар, соңрак, Муса Җәлил туган көне уңаеннан уздырыла торган “Төп нөсхә көне” чараларын тамаша кылырга ТР Милли музеена юнәлде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20