Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.12.2015

Казанда, гөрселдәтеп, өч тапкыр туптан аттылар

Казанда, гөрселдәтеп, өч тапкыр туптан аттылар Казанда өч тапкыр туптан аттылар. Ул сәгать төшке 12 дә “Казан” гаилә үзәге янында булды, оештыручылар фикеренчә, бу Киров районының юбилеен бәйрәм итүгә старт бирүне аңлата.

Бу туптан ату чарасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары предприятиеләре Директорлар советы рәистәшләре, “Казан дәүләт дары заводы” ФКП генераль директоры Хәлил Гыйниятов, шулай ук шәһәрлеләр һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Туптан атканчы, шунда җыелганнар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Чараның рәсми өлеше Россия һәм Татарстан флагларын тантаналы төстә йөртү һәм гимнар башкарудан башланып китте.

“Бүген истәлекле вакыйга – Казанның Киров районының 90 еллык юбилеен бәйрәм итәбез. Бу датаны бәйрәм итүне төрле чаралардан башладык, әмма бүген туптан ату чарасы аерым урын били. Бу традицияне Санкт-Петербургта күрдек. Күптән түгел без Санкт-Петербургның Адмиралтейство районы белән килешү төзедек, анда бу - күптәнге традиция. Район шәһәрлеләрнең генә түгел, ә туристларны да яраткан урыны”, - диде Дамир Фәттахов.

Аннары чараның мәртәбәле кунакларына “Кырлай” мәдәният һәм ял итү паркы ягына туптан өч тапкыр атуны йөкләделәр. Татарстан өчен гадәти булмаган вакыйганы оештыручылар сүзләренә караганда, ату юнәлеше, куркынычсызлык максатыннан, сайлап алынган.

“Казанда Бишбалта бистәсе кысаларында төш вакытында туптан ату традициягә әйләнер, ә бу район туристларны җәлеп итәр дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20