Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.10.2015

Казанда Халыкара танго фестивалендә 700 дән артык биюче һәм 2 меңнән артык кунак катнаша

Казанда Халыкара танго фестивалендә 700 дән артык биюче һәм 2 меңнән артык кунак катнаша15-18 октябрьдә Казанда Fuegodelanoche беренче Халыкара танго фестивале узачак. Бу вакыйгада Аргентинадан һәм башка илләрдән иң яхшы биючеләр һәм укытучылар катнаша. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә Казанның Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты директоры урынбасары Дарья Санникова һәм фестивальне оештыручы Гөлнара Хәмзинә сөйләделәр.

Фестиваль программасында - дүрт бию кичәсе, мастер-класслар һәм Аргентина тангосы йолдызлары чыгышы. Танго дәресләре бию тәҗрибәсе булмаганнар һәм бию тамашасы оештырырлык осталыгы булучылар өчен дә оештырыла.

Фестиваль 15 октябрьдә старт ала. Фестивальнең рәсми ачылышы 16 октябрьгә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

17 октябрьдә Казан ратушасында зур бию кичәсе уза. 18 октябрьдә КДМА бию залында фестивальне тәмамлау кичәсе булачак.

Гөлнара Хәмзинә белдергәнчә, фестивальне оештыручылар казанлыларда һәм шулай ук дөнья бергәлекләрендә дә чарага кызыксыну уята алды. "Безгә Италия, Франция, Испания, Истанбулдан кунаклар киләчәк. Шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Ульяновск, Түбән Новгородтан да. Казанда Халыкара танго фестивалендә 700 дән артык биюче һәм 2 меңнән артык кунак катнашачак".

Фестивальне оештыручысы бу биюнең популяр булу сәбәпләре турында сөйләде.

Искәртеп үтик, һәр бию кичәсенең бәясе төрлечә булачак.

Гөлнара Хәмзинә катнашучыларны урнаштыру һәм шулай ук мәйданчыклар сайлауда да Казан мэриясе ярдәм итүенә игътибарны юнәлтте.

Казанның Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты директоры урынбасары Дарья Санникова белдергәнчә, мэрия Казанда халыкара танго фестивален үткәрү тәкъдимен хуплап алган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20