Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2015

Казанда хатын-кызлар хоккеен үстерү турында фикерләштеләр

Кичә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Татарстанда хатын-кызлар хоккеен үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Татарстан ПРезиденты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча узган киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, аның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов,”Ак Барс” хоккей клубы вәкилләреһәм ТР Хоккей федерациясе башкаручы директоры Кирилл Голубев катнашты.
“Без профессиональ лигаларда үзебезнең команданы күрергә телибез, моны өчен бездә традицияләр һәм кирәкле инфраструктура да бар, - диде Владимир Леонов. – Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов белән киңәшмә узды, анда хатын-кызлар хоккеен үстерү мәсьәләсе турында сүз барды. Бүген без мөһим проблемалар буенча фикер алышырга җыелдык”.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстанда профессиональ команда булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштлар. Клубның форматы (яшьләр яки өлкәннәр), база, финанслау, җитәкчелек, тренерлар кадрлары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.
Катнашучылар бу проблемалар буенча фикер алышкач, киңәшмәгә нәтиҗә ясадылар, эшче төркем булдырырга, смета төзергә, төгәл тәкъдимнәр эшләргә һәм алар белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәргә карар иттеләр.
Татарстан Республикасында спортның бу Олимпия төре актив үстерелә. Соңгы елларда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре хоккей бүлекләренә 300 гә якын кыз җәлеп ителгән. Татарстан Республикасында барлыгы 1124 хатын-кыз хоккей белән шөгыльләнә, бу киләчәктә Татарстанда хатын-кызлар хоккее үсешенең уңай перспективасына өметләндерә. Кызлар арасында республика ярышларында 160 спортчы кыз катнаша.
Татарстан Республикасы спортчы кызлары Россия укучыларының соңгы өч Спартакиадасында катнашты һәм 2013 елгы VI Спартакиадада финалга чыкты, бу республикада хатын-кызлар хоккееның зур потенциалы турында белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20