Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

Казанда “Химиклар мәдәният сарае”нда “Кеше буйлы курчаклар парады” узачак

1 июньдә Казанның «Химиклар мәдәният сарае"нда Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан әкият бәйрәме — «Кеше буйлы курчаклар парады» узачак. Парадта үзәк урынны балалар әкиятләреннән, мультфильмнардан персонажлар һәм шәһәребезнең төп талисман курчаклары урын алачак.

Бәйрәмдә Казан шәһәренең спорт командалары курчаклары, Су төрләре буенча 2015 елгы чемпионат талисманнары — Алсу һәм Итил, «WorldSkills Kazan-2019» ның төп курчак-геройлары Skillsy һәм Smarty да булачак.

Бәйрәм кунакларын кызыклы программа — төрле конкурслар, күңел ачулар көтә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, программа нәтиҗәләре буенча бәйрәмнең иң яхшы 10 курчагы билгеләнәчәк, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Балалар курчаклар янәшәсендә фотога төшә алачак һәм баллы тәм-томнар белән сыйланачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!