Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2015

Казанда хәләл продукцияне тикшерү буенча рейдлар үткәрелә

Казанда “Тренд” мөселман яшьләре үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты белән бергә хәләл продукцияне законсыз сатуны ачыклауга юнәлдерелгән рейдлар оештыра, дип белдерделәр “Ярдәм “ мәчете матбугат хезмәтендә.
Проектның максаты – Казанда сәүдә мәйданчыкларында ялган хәләл продукцияне ачыклау. Рейдларда шәһәрлеләрне хәләл-индустрия нечкәлекләре, шулай ук азык-төлек сату өлкәсенә хокукый норматив базасы белән таныштыру, сатучылар (эшмәкәрләр) беләнтсөйләшүләр алып бару. Беренче рейдлар ТР башкаласында бу атнада уза.
Мөселман яшьләре үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев сүзләренә караганда, рейдларда волонтерлар, “Хәләл” комитеты белгечләре һәм “Хокук тәртибе” төбәк иҗтимагый оешмасы катнашачак.
“Кафе, ресторан һәм хәләл продукциягә катнашы булган башка оешмаларны да тикшерәчәкбез. Сатучылар бу тикшерүләргә уңай караган очракта, киләчәктә “Хәләл” комитеты белән эшләү буенча элемтәләр булдыру, ә киресенчә булган очракта, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон бозу өчен административ җаваплылык турында белдерү каралган һәм  социаль челтәрләрдә хокук бозулар турында белдереләчәк”, - дип билгеләп үтте Ринат Нуриев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20