Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2016

Казанда иң арзан фатир арендасы иң кыйммәтеннән 54 тапкыр аерыла

Россиянең миллион кеше яши торган шәһәрләрендә аренда бәяләре айга 4500 сумнан 2 миллион сумга кадәр тәшкил итә. "Мир квартир" мәгълүматлар сервисы белгечләре Россиянең 15 миллион кеше яши торган шәһәрләрендә иң кыйммәтле һәм иң арзанлы аренда тәкъдимнәргә күзәтү ясаганнан соң шундый нәтиҗә ясаганнар. Бу хакта "РБК" яза.

Аналитиклар аренда бәяләре арасында иң зур аерманы Мәскәүдә билгеләп үтә: башкалада иң кыйммәтле фатир арендасы иң арзаныннан 100 тапкыр диярлек югары. Иң арзанлы бер бүлмәле фатир Кавказ бульварында («Кантемировская» һәм «Царицыно» метро станцияләре арасында) урнашкан, аның өчен айга - 20 мең сум түлисе. Иң кыйммәтле фатирны бер айга 2 миллион сумга арендага биреләр. Бу суммага Мәскәү үзәгендә гомуми мәйданы 273 кв м булган биш бүлмәле фатир тәкъдим итәләр. «Мир квартир» порталы мәгълүматлары буенча, бу суммага Мәскәү өлкәсендә 35 кв метрлы фатир сатып алырга мөмкин.

"Чынлыкта мондый кыйммәтле фатирлар буш тора яки арзанрак бәягә арендага бирелә. Элиталы йортларда тәкъдимнәр хәзер ихтыяҗдан шактый артык", - дип белдерә «Мир квартир» федераль порталы генераль директоры Павел Луценко.

Сервис мәгълүматлары буенча Казанда иң кыйммәтле фатир иң арзанлысыннан 54 тапкыр аерыла. Татарстан башкаласында иң арзанлы фатирны яллап тору өчен айга 7 мең сум түләргә кирәк, ә иң кыйммәтлесе өчен айга 375 мең сум сорыйлар.

Санкт-Петербургта иң кыйммәтле һәм иң арзанлы тәкъдим арасында аерма - 46. Самарада арендага бирелә торган фатирлар 34 тапкыр аерыла, Екатеринбургта — 28, Уфада — 26 . Ростове-на-Дону, Түбән Новгород, Воронеж, Омск һәм Красноярскида бу аерма 20-22 тапкыр, Пермь, Чиләбе, Волгоградта - 16-17. Иң кыйммәтле белән иң арзан фатир арасында иң түбән аерма Новосибирскида күзәтелгән.

Россиянең миллион кеше яши торган шәһәрләре рейтингында иң арзан фатир Красноярскида. Биредә 33 кв. метрлы фатирны аена 4,5 мең сумга яллап яшәргә мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20