Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2015

Казанда “Иң яхшы чит ил мәктәпләре” дигән халыкара күргәзмә уздырылачак

21 ноябрь көнне Казанда “Иң яхшы чит ил мәктәпләре” дигән халыкара күргәзмә була. Ул чит илдәге урта белем бирү системасына багышлана. Анда АКШ һәм Европандан 20дән артык урта мәктәп вәкиле катнашуы көтелә.

Күргәзмәгә килүчеләр чил ил урта мәктәбен сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, баланы кайсы яшьтә чит ил урта мәктәбенә укырга бирү яхшырак, аны сынау тестларына һәм әңгәмәгә ни рәвешле әзерләргә, чит ил мәктәбендә уку хаклары күпме һ.б. сорауларга җавап таба ала.

Күргәзмәдә, чит ил урта мәктәпләре вәкилләре белән очрашу мөмкинлегеннән тыш, “ITEC” компаниясе экспертларыннан чит илдә белем үзләштерү буенча шәхси консультация алу мөмкинлеге дә булдырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.

Күргәзмәгә язылу өчен теркәлү формасын тутыру яки 8(843) 27-81-700 телефоны буенча белегечләр белән элемтәгә керү зарур. Электрон почта адресы: kazan@itec.com.ru.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20