Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Казанда Ибраһимов проспектында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә

Казанда 12 октябрьгә кадәр Ибраһимов проспектыннан Волгоград урамындагы 26 нчы йортка кадәр хәрәкәт өлеше өлешчә ябыла.

Волгоград урамының хәрәкәт өлеше 29 сентябрьдә 22.00 сәгатьтән 2 октябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр тулаем ябыла.

Әлеге чара Казан җылылык челтәрендә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле башкарыла, дип хәбәр итә шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты.

Шәһәр башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга чакыра.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха