Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2016

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен башлап җибәрде

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен башлап җибәрдеБүген "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы үз эшен башлап җибәрде. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр сәясәт комитеты рәисе Таһир Һадиев, ТР фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты.

Форум кысаларында оештырылган күргәзмәдә, ә аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынып күздән кичерде, Россиянең 29 төбәгеннән 206 предприятие, 9 илдән төрле компания вәкиллекләре катнаша.

Марат Әхмәтов форумны ачып, 200дән артык компаниянең авыл хуҗалыгы өчен продукция һәм хезмәт тәкъдим итүен билгеләп узды. "2016 нчы ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, инвесторларның уртак эше агымдагы елны, бәлки 2008 нче елгы кебек үк, нәтиҗәле, рекордлы итәр, - дип, министр Татарстанның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне шушы зур вакыйга белән котлады. - Республикадан читкә китәргә кирәк түгел, барысы да шушы мәйданчыкта тупланган", - дип, ул читтән килгән катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Таһир Һадиев 2014-2015 нче елларның сынау чоры булуын, авырлыкларга карамастан, аграр секторның бирешмичә, тотрыклылыгын саклап калуын белдерде.

Камияр Байтемиров күргәзмәнең традицион булуын искәртте. Аның әйтүенчә, форум, күргәзмә кысаларында төзеләчәк килешүләр сәүдә йортларындагы киштәләрдә товар булуын кайгыртып, фермерлык, крестьян хуҗалыклары, кулланучылар кооперативлары кирәкле тәкъдимнәрне, эшләнмәләрне караячак.

Форум экспозияциясе агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен колачлый: авыл хуҗалыгы техникасы, запчастьлар, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җайланмалар, үсемлекләрне саклау чаралары, ашламалар, төргәкләү материаллары һ.б.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20