Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.11.2017

Казанда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе җитәкчесен сайлый

Казанда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе җитәкчелеген сайлаячаклар. Идарә органнары җитәкчеләре турындагы карар 15 ноябрь көнне чыгарылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталы хәбәр итә.

Моннан тыш, ассоциация әгъзаларының хисап-сайлау җыелышында оешма эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләшү булачак. Шунда ук сүз муниципаль берләшмәләрнең Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә әгъза булып керүе турында барачак.

Утырышны ассоциация башлыгы булган Казан мэры Илсур Метшин алып барачак. Чарада катнашучылар Казан шәһәр думасы XXI сессиясе көн тәртибе турында фикер алышачак.

Искәртеп үтик, ассоциация әгъзалары булып Казан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск һәм Чабаксар тора.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера Программа Мин