Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.11.2017

Казанда Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау мәсьәләсе тикшерелә

30 нчы ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр Казан ярминкәсендә «Чиста су. Казан» дип исемләнгән VIII махсус күргәзмә һәм конгресс уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Пленар утырыш «Татарстан территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануына юл куймау» дигән темага багышлана. Катнашучылар республика су чыганакларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен тикшерәчәкләр.

Шулай ук аерым темаларга түгәрәк өстәл утырышлары, республика су хуҗалыгы комплексы предприятиеләрнең баш инженерлары һзм экологлары белән бизнес-очрашулар, заманча технологияләр белән танышу планлаштырыла.

Конгресс эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, экология һәм төзелеш министрлары, башка рәсми затлар катнашыр, дип көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера