Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.03.2016

Казанда җиңел атлетика буенча турнир була

 Казанда җиңел атлетика буенча “Шиповка юных”  Бөтенроссия ярышларының финалы үткәрелә.  Үзәк стадионның футбол һәм җиңел атлетика манежында турнирны ачу тантанасы 24 март көнне 13.30 сәгатькә билгеләнгән, ул 29 мартка кадәр бара.

Бу турыда шәһәр Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова ачыклык керткәнчә, турнир финалында яшүсмерләр 3яшь категориясендә – 10-11 яшьтәгеләр, 12-13 яшьтәгеләр, 14-15 яшьтәгеләр - көч сынашачак. Шәхси һәм команда ярышлары өч категориядә үтәчәк, - дип хәбәр итте С.Вострикова. - Гомуми белем бирү мәктәпләрендә, авылдагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм балалар йортларындагы мәктәп-интернатларда укучылар арасында булачак.

 Ел саен ярыш кысаларында күренекле спортчылар – җиңел атлетика буенча дөньякүләм танылган йолдызлар катнашында мастер-класслар үтә. Быел яшь спортчылар белән дәресне 8 тапкыр дөнья чемпионы булган Наталья Назарова үткәрә. Мастер-класс 23 мартта оештырылачак.

С.Вострикова финал турнирының Казанда 2008 елдан үткәрелә башлавын искәртеп, 8 ел эчендә катнашучылар саны бермә-бер артты, диде. 2008 елда чарада 509 спортчы катнашкан булса, узган ел аларның саны 1,1 меңгә җиткән.

“Шиповка" күп кенә күренекле спортчылар карьерасы башлангычында бик әһәмиятле баскыч булып тора: Олимпия чемпионнары Ирина Привалова һәм Юрий Борзаковский спорт юлын нәкъ менә әлеге турнирдан башлап җибәргәннәр. Казанда яңа лидерлар әзерләнде, дип, С.Вострикова җиңел атлетика буенча Россия җыелмасы составында 2016 елда 13 кеше булып, барысы да “Шиповка”да катнашучылар булуын белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20