Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Казанда игелекле эшләр ункөнлеге старт ала

Бүген Казанда традицион язгы игелекле эшләр ункөнлеге старт ала. Декада кысаларында беренче тапкыр «Игелекле эшләр көндәлеге» проектына нәтиҗәләр чыгарыла.

Искәртеп үтик, уку елы башында Казанның барлык беренче сыйныф укучылары «Игелекле эшләр көндәлеге» алып, уку елы дәвамында анда үзләре башкарган яхшы эшләрен теркәп барды. Басма көндәлектән тыш дневникдобрыхдел. рф порталы да эшләп килде, биредә укучылар өчен төрле бәйгеләр, викториналар барды.

Башкарган эшләренә карап, һәр мәктәптән проектка дусларын, туганнарын тарткан укучыны билгеләячәкләр.

Район этабында җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк. Шәһәр этабында иң актив 12 беренче сыйныф укучысы ачыкланып, аларны 23 майда шәһәр «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә башкала мэры Илсур Метшин бүләкләячәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин