Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.03.2015

Казанда “Имәнлек” станциясеннән алып “Җиңү проспекты” на кадәр тоннель казыла башлады

Казанда “Имәнлек” станциясеннән алып “Җиңү проспекты” на кадәр тоннель казыла башлады Бүген Казанда Метроның “Имәнлек” станциясеннән тоннель аша уза торган “Сөембикә” комплексын эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Татарстан Президентына Казан метрополитены төзелеше һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләделәр, метроның I һәм II линияләре схемасын тәкъдим иттеләр. Аннары “Сөембикә” комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантана булды.
“Бүген бик җаваплы вакыт - тоннель аша уза торган “Сөембикә” комплексы эшләтеп җибәрәбез. Ул беренче тоннель машинасы, хәзер аның бортында 7 йолдыз бар, ул 9 км дан артык юл узган 7 тоннель дигән сүз. Без тулысынча әзер, кирәкле материал белән тәэмин ителгән”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында «Казметрострой» МУП башлыгы Марат Рәхимов. Ул республика Президентына график буенча июльдә сул тоннель тәмамлана, ә декабрьдә – уң, дип белдерде. Аннары тоннельләрне төзекләндерү эшләре башланачак.
“Төрле катлаулылыклар, кризис һәм санкцияләргә карамастан, тормыш дәвам итә. Метро иң уңайлы җәмәгать транспорты булып санала. Без беренче өлешен генә үстереп калмаячакбыз, ә метроның икенче линиясен проектлауга да керешәчәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, “Имәнлек” станциясенә казанлылар арасында ихтыяҗ зур. Ул «Казметрострой» МУП хезмәткәрләренә бүген Россия башкаласында да ихтыяҗ бар, алар иң яхшылар, дип билгеләп үтте.
“Куелган бурычлар үтәләчәгенә шик юк. Хәерле юл!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ТР ның атказанган төзүчесе Александр Цой традиция буенча машина бортына шампан шәрабе шешәсен бәреп ватып “Сөембикә” не эшләтеп җибәрде.
“Сөембикә” “Имәнлек” станциясеннән алып “Җиңү проспекты” на кадәр 692 метрга сузылган тоннель казыячак. Бу эш тәүлек буе барачак.
“Бездә эш өчен искиткеч шартлар, грунт суларына кадәр - 40 метрдан артык, коры станция”, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә «Казметрострой» МУП башлыгы урынбасары Вениамин Терзиманов.
“Имәнлек” станциясе Казан метросы пассажирлар агымын көн саен 130 меңнән 160 меңгә кадәр арттыру мөмкинлеге бирер, дип көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20