Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.02.2016

Казанда интернационалист-сугышчылар турында хәтер яңартылды

Казанда интернационалист-сугышчылар турында хәтер яңартылды Бүген Казанда интернационалист-сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янда митинг булды. Татарстан башкаласында, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 27 ел тулу уңаеннан, Әфган сугышы һәм XX гасырның икенче яртысында булган хәрби бәрелешләрдән өйләренә әйләнеп кайтмаган татарстанлыларны искә алдылар. Чарада Әфганстандагы сугышта катнашкан ветераннар, хакимият, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре һәм Казан гарнизонының личный составы катнашты.

Чараны Казан югары хәрби командирлар училищесы башлыгы генерал-майор Владимир Майстренко ачты. Ул һәлак булган сугышчыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәи тыныч вакытта Ватаннан читтә аның мәнфәгатьләрен яклаучыларның батырлыгын онытмаска өндәде. "Безнең бурыч - солдатлар батырлыгын хөрмәт итү һәм һәлак булучыларның истәлегенә лаек гамәлләр кылу", - дип билгеләп үтте хәрби җитәкче. 

Митингта ТР Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров, Әфганстанда һәлак булган солдатның әтисе, Татарстан хәрби бәрелешләрдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре оешмасы рәисе Рөстәм Акчурин да чыгыш ясады. 

"Безнең - һәлак булган улларның әти-әниләре һәм ирләрен югалткан хатыннар өчен бу көн бер үк вакытта моңсу да, шатлыклы да. Шатлыклы, чөнки безнең балаларның хезмәттәшләре өйләренә исән-сау килеш әйләнеп кайтты һәм хәзерге вакытта эш белән мәшгуль. Без беркайчан да якыннарыбызны югалту ачысын оныта алмаячакбыз. Безне балаларыбызның бурычларын намуслы үтәве һәм илен сатмавы гына тынычландыра. Аларның батырлыклары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде, алар яшьләрне һәм Ватан сакчыларын тәрбияләүдә үрнәк булып тора", - диде ул.

1979-89 еллардагы Әфган сугышында Татарстан АССРдан 10 меңгә якын кеше катнашкан, аларның 2 меңләбе Казаннан булган. 186 татарстанлы өйләренә әйләнеп кайтмаган...

"Татарстан вәкилләренең Әфган сугышындагы роле гаят зур. Алар бик яхшы исәптә булган. Аларны командирлар үз гаскәрләренә бик теләп ала. Татарстан солдатлары яшьләр өчен үрнәк булып тора, чөнки безнең республика егетләре үзләренең хәрби бурычын намус белән үти", - дип билгеләп үтте шушы сугышта катнашкан, Әфганстандагы сугыш инвалидларының Татарстан иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Евгений Кабыш.

Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу чарасы һәм хәрби залп белән тәмамланды.

Шуны да билгеләп үтик: бүген Түбән Камада һәм Кайбычта интернационалист-сугышчыларга һәйкәлләр ачылды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20