Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2016

Казанда IV республика ифтарына 3,5 тонна пылау пешерәләр

"Kazan-Arena" стадионында бүген иртәдән IV республика ифтарына әзерлек тулы көченә бара. Стадионда өстәлләр һәм урындыклар куелды, казаннарда 3,5 тонна пылау әзерли башладылар. Ифтарда катнашучы 10 мең кешене ашату өчен нәкъ шуның кадәр күләмдә пылау кирәк булачак.

Волонтер Илүзә Сәетова республика ифтарында икенче тапкыр катнаша. Казанга Кукмара районыннан ун волонтер белән бергә килгән. "Бигрәк тә Рамазан аенда изгелек кылырга кирәк. Шуңа мин ифтарда волонтер булуыма шатмын", - дип билгеләп үтте ул. Стадионда ифтарга әзерлектә республиканың төрле районнарыннан барлыгы меңгә якын волонтер ярдәм итә.

Өстәлләргә сулы шешәләр, пластик савыт-саба, ланч-бокслар куелган. Анда кипкән җиләк-җимеш, пылау, берничә төрле казылык һәм яшелчәләр өчен урын бар. "Тәлинкәләрдә өчпочмак, чәкчәк, ипи булачак", - дип сөйләде координаторларның берсе Регина Нуруллина. Ул ифтарда дүртенче тапкыр эшли.

Өстәлләрдән читтәрәк ачык мәйданчыкта пылау пешерелә. Шеф-пешекче Ибраһим Эргачев сүзләренчә, бер тонна кишерне чистарту өчен ун кешегә 8 сәгать вакыт кирәк. Бер тонна итне турау өчен дә шул кадәр үк вакыт таләп ителә. Бүген иртәнге 10 тулып узгач, пылау әзерләүгә керештеләр. Моның өчен 18 казанның һәрберсенә 60ар кг ит, кишер һәм дөге, 16 кг май салына. "Казаннарга бер тонна дөгене 15.30 сәгатьтә салабыз, кичке 7дә пылау әзер булачак", - дип билгеләп үтте Ибраһим Эргачев.

Искәртеп үтик: ифтар башланыр алдыннан, стадион газонын махсус саклагыч белән каплыйлар. "Kazan-Arena" стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә республика ифтарыннан соң газонны алыштырырга кирәк булмаячак, дип ышандырган иде.

"Татар-информ" агентлыгы сайтына керүчеләр ифтарны онлайн режимда  карый ала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20