Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.04.2015

Казанда йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү акциясе узачак

Казанда теләгән барча кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча тематик акциядә катнаша ала, ул 7 апрель көнне шәһәрнең 7нче хастаханәсендә узачак.

Акциянең максаты - халыкның риск факторлары турындагы хәбардарлыгын арттыру. Аны Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы хезмәткәрләре "Шәһәрнең 7нче хастаханәсе" табиблары белән бергә үткәрә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек көне һәм Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында оештырылган.

Теләгән барча кешенең кан басымын, канындагы холестерин һәм шикәр күләмен үлчиләр, физик активлыгы дәрәҗәсен билгелиләр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы факторлары, аны кисәтүдә физик активлыкның роле, дөрес туклану буенча лекцияләр үткәреләчәк, дип хәбәр ителгән КДМУ сайтында.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20