Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2015

Казанда караңгыда яктыртыла торган чаңгы трассалары, шугалаклар эшләячәк, прокат пунктлары булачак

Казанда караңгыда яктыртыла торган чаңгы трассалары, шугалаклар эшләячәк, прокат пунктлары булачакКазан өчен кар әлегә тансык булса да, Татарстан башкаласы җитәкчелеге кышкы төр спорт сезонына әзерлек турында мәгълүмат барлый.

Аерым алганда, быел Татарстан башкаласында 5 мең пар тимераяк прокатка алып булган 18 шугалак (шул исәптән ясалма бозлы “Ракета”, “Трудовые резервы” стадионнары, 9 ачык боз аренасы, ачык шугалаклар, мисалга, «Тасма», «Локомотив», «Мотор» стадионнарында, чирәмдәге хорккей үзәгендә, Имәнлек урамында, Иске Татар бистәсендә Кабан күле буенда) 8 чаңгы базасы һәм 1735 пар чаңгы бирергә әзер прокат пункты эшләячәк. “Казан-Арена” стадионы янында 2 гектар мәйданда “Нәфис” компаниясе шугалагы быел да шәһәр халкын үзенә күпләп җыячак. Чаңгы трассаларының караңгыда да шуып була, ягъни яктыртыла торганнары - М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлык, Нагорный бистәсе янындагы каенлык, Юдино, Чабакса бистәләре территорияләре; шулай ук яңа трассаларны яктырту буенча тәкъдимнәр Урицкий исемендәге, “Крылья советов”, Җиңү, Аккош күле парклары мәсьәләсендә каралышка формалашкан. Спортның экстремаль төрләрен үз иткәннәр өчен “Казан” спорт-сәламәтләндерү комплексында, Нагорный торак массивы, Тирән күл, Имәнлек, Бертуган Касыймовлар урамындагы пунктларда тау чаңгылары, снегоходлар, тюбинглар прокатка биреләчәк, махсус трассалар булачак. Кышын бу сезонда да хоккей буенча “Алтын алка”/”Золотая шайба”, чаңгы буенча “Россия чаңгы юллары”/”Лыжня России” (анда былтыр 31 меңләп кеше катнашкан, быел 35 мең булыр дип көтелә), тимераякта шуу буенча “Лед надежды нашей”, чаңгы марафоннары кебек массакүләм спорт чаралары уздыру күздә тотыла.

Тулаем алганда, кышкы спорт төрләрен үстерү-җәелдерү өчен шәһәр бюджетыннан быел 5,4 млн сум акча бүленгән, ул акча чаңгы трассаларын, прокат пунктларын карап тотуга, спортчыларны командировкага җибәрүгә, инвентарь сатып алуга, инфраструктура үсешенә каралган. Быел хоккейчылар шөгыльләнсен өчен 80 пластик тартма ачу күздә тотыла, аларда тренерлар, педагоглар үсмерләр клублары, гомуми белем бирү мәктәпләреннән килгән укучылар белән килеп шөгыльләнәчәк. Алардан бушаган арада объектлардан казанлылар бушлай файдалана, тимераята шуа ала.

Бүген Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның Физик культура һәм спорт комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Рамил Хафизов шундый мәгълүматлар китерде.

Шәһәр башлыгы бу мәсьәләдә, казанлыларның өчтән бере сәламәт тормыш рәвеше алып баруы билгеле, ә безнең максат – диван өчен тавыш биреп ятканнарны чаңгы юлларына чыгару, тимераякка бастыру, диде. “Бездә чаңгы трассаларын, парк зоналарын нинди дә булса төзелеш урыны итеп карауга юл куярга ярамый. Рәхмәт, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы шәһәребездә кешеләр килеп ял итсен өчен парклар һәм скверлар торгызу, булдыру эшендә теләктәш булды, ярдәм итеп тора, ә без булганнарын бетерүгә юл куярга тиешме? Интернет-кабул итү ресурсына Нуриевлар клиникасы төзү турында мөрәҗәгать булды. Балалар күбрәк туа тора һәм бу безне барыннан да битәр куандыра. Яшь әниләргә бала үстерү өчен лаеклы шартлар булдыру кирәклеге турында болай да аңлашыла, ул турыда сүз юк, әмма төзелеш паркларда, скверларда алып барылырга тиеш түгел, шулай ук чаңгы трассаларында да. Хосусый клиника – балалар тудыру йорты Җиңү проспекты турысында – Әмәт һәм Горки урманлыгы зоналарында салу планлаштырылган. Миңа бу мәсьәләнең чаңгычылар мәнфәгатьләренә кагылуын әйткән кеше юк”, - дип ризасызлык белдерде мэр Илсур Метшин. Шуның буенча килештерү комиссиясе төзергә, җәмәгатьчеләрне чакыртырга, Казан – зур кала, анда урын табылыр, дип, ул, төзелешкә рөхсәт бирмәскә, төзелеш өчен башка урын карарга, дип кырт кисте. Ваемсызлыктан ерак казанлыларга миңа чыгулары өчен рәхмәт, чыннан да, ул урын чаңгычылар яратып өлгергән, казанлылар спорт белән шөгыльләнергә күнеккән урын ул, ә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты нишләп чаң сукмаган, дип шелтәләде мэр.

Соңыннан бу мәсьәләдә кызыксынган журналистларга әлеге комитет рәисе Рамил Хафизов, клиника җитәкчелеге белән бу турыда сүз булды, аңлашу бар, һәрхәлдә, чаңгы трассасы сакланып калачак, дип ышандырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20