Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.03.2016

Казанда каратэ буенча “Ак Барс”ның Юбилей кубогы уза

2-3 апрельдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Россия Каратэ федерациясе һәм РФ Спорт министрлыгының 2016 елга календарь планы буенча “Ак Барс”ның Юбилей кубогы уза.
Ярышлар WKF Бөтендөнья Каратэ федерациясе кагыйдәләре буенча үткәрелә. Турнирны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Россия Сугышчан сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы ярдәмендә ТР Каратэ федерациясе оештыра.
Мәртәбәле кунак буларак танылган актер һәм режиссер Александр Иншаков чакырылган.
Тантаналы ачылышта Россия җыелма командасы белән ТР җыелма командасы ярышлары уза. Тамашачыларны Россия төбәкләре спортчыларыннан мавыктыргыч чаралар көтә.
Быел ярышлар бишенче тапкыр үткәрелә, ел саен командаларын тәкъдим итүче төбәкләр һәм катнашучылар саны арта. 8 яшьтән алып 18 яшьтән дә өлкәнрәк категориядә 700-800 кеше катнашачак. Шулай ук катнашучы төбәкләр саны да 30 булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Россия Сугышчан сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20