Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.03.2016

Казанда «Карл Брюллов» күргәзмәсе белән Россиядә беренче Рус музее филиалы ачылды

Казанда «Карл Брюллов» күргәзмәсе белән Россиядә беренче Рус музее филиалы ачылды Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Россиядә беренче Рус музее Мәдәни-күргәзмә үзәге ачылды.

Мәдәни-күргәзмә үзәге үз эшен Рус музее тупланмасыннан «Карл Брюллов» күргәзмәсен ачу белән башлады. Анда рәссамның «Автопортрет», «Девушка, собирающая виноград в окрестностях Неаполя», «Феб на колеснице»,  «Иоанн Богослов» һәм «Голова старика» этюдлары, «Последний день Помпеи», «Богоматерь во славе в окружении святых», «Христос Воскресший»  картиналары  эскизлары һәм башкалар тәкъдим ителгән. Графикадан биредә «Вознесение Богоматери», «Венера – утренняя заря», «Дуэт в саду», «Апостол Петр» һәм башкалар бар.

Ачылу тантанасы Ростов-Донда авиаһәлакәттә үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде. "Санкт-Петербург һәм Татарстан арасында күптәннән дустанә мөнәсәбәтләр салынды. Берничә айдан Татарстанда Санкт-Петербург Мәдәнияте көннәре ачылу - күңелле күренеш. Киләсе елга ул шәһәр федераль Сабан туен үзендә үткәрәчәк. Бәйрәмгә без бөтен Россияне генә түгел, ә бөтен дөньяны чакырачакбыз", - диде ул сәламләү сүзендә.

Ул Рус музее директоры Владимир Гусевка татарстанлыларга рәссам Карл Брюллов эшләре белән танышу мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт белдерде.

Владимир Гусев аңлатып узганча, рәссамның кайбер эшләре, аерым алганда, графика беренче тапкыр күргәзмәгә куела. Аның сүзләренчә, Рус музее филиаллар санын артырырга омтылмый, гәрчә мондый үзәкләр ачылырга мөмкин берничә шәһәр булса да. "Казан мәдәни-күргәзмәләр үзәге һәрчак беренче булачак", - диде ул.

Владимир Гусев Рус музееның символик билгесен ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага тапшырды.

Розалия Нургалиева билгеләп узганча, Казанда Дәүләт Рус музее Мәдәни-күргәзмәләр үзәге ачылу Татарстанның мәдәни тормышында гаять әһәмиятле вакыйга. "Үзәкне безнең Хөкүмәт ярдәме һәм Рус музееның актив катнашыннан башка ачып булмас иде", - дип ассызыклады ул һәм, Брюллов күргәзмәсе 19 июньгә кадәр эшләячәк, дип өстәде.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20