Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.04.2015

Казанда Каюм Насыйриның “Пешекчегә нәсыйхәт” китабының уникаль басмасын презентацияләделәр

 Кичә Казанда танылган татар галим-этнографы һәм XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның Икътисад, идарә һәм хокук институты нәшер иткән “Пешекчегә нәсыйхәт” ("Наставления повару" яки "Иршад әл-Әтбиха") китабын презентацияләделәр.
Каюм Насыйри күп кырлы талант иясе булган. Ул кешенең төрле эшчәнлек өлкәләрен өйрәнү белән шөгыльләнгән. Менә 1871 елда журнал-альманах төрендәге календарьлар нәшер итә башлый. Ул нәкъ менә шул календарьларда аш-су рецептларын бастыра. Аннары ул бу рецептларны аерым китап итеп нәшер итәргә уйлый. Шулай итеп, 1894 елда ул “Пешекчегә нәсыйхәт” /"Наставления повару" китабын нәшер итә, анда 70 тән артык рецепт кертелгән.
“Шул вакыттан бирле китап яңадан нәшер ителмәгән. Кичә бу китапның икенче басмасы презентацияләнде. Бу басманың уникальлеге иске татар теленнән заманча татар һәм рус теленә тәрҗемә ителгән рецептлар кертелүдән гыйбарәт. Бу китап безнең якның тарихы, аның халкы һәм аның аш-су традицияләре буенча көнкүреше белән таныштыра”, - дип сөйләде Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры Асия Тимирясова.
Басма бизәлешендә “Татарстан тарихи-мәдәни мирасы” бренды элементлары кулланылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Китап презентациясе программасында кунаклар чыгышы, концерт программасы каралган иде, шулай ук кунаклар Каюм Насыйри рецептлары буенча әзерләнгән ризыклардан авыз итте.
Чарада Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов, Каюм Насыйри музей йорты директоры Раушания Шәфигуллина, шулай ук башка танылган җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.
“Милли аш-су, җирле гастрономия үсешеннән башка туризмны үстерү мөмкин түгел. Бүген Татарстанда бу юнәлеш тиешенчә үсеш алмаган. Әлбәттә, теләсә кайсы турист беренче итеп, “милли ризыклардан кайда авыз итеп була”, дип сорый. Бу китап рестораторлар җитәкчелеге өчен менә дигән ярдәмлек. Базарда уңышлы үсеш алу өчен бу китап буенча меню, технологик карта һ.б. төзергә кирәк һәм турист бирегә киләчәк”, - дип ассызыклады Сергей Иванов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанның туристлык тармагы түбән тәгәрәмәсен өчен, рестораторлар һәм отельерлар милли татар ашлары традицияләрен үзенә туплаган “Пешекчегә нәсыйхәт” /"Наставления повару" китабы ярдәмлек итеп алырга тиеш. Бары тик милли аш-су өлкәсе үсеше генә ресторан бизнесын саклап кала ала.
Асия Тимирясова белдергәнчә, бу китап ресторан тармагы өчен пешекчеләр һәм белгечләр әзерләү программасы буенча белем алучы студентлар өчен дәреслек булачак. Рестораторлар Каюм Насыйри китабын игътибарга алып, үз бизнесларында иске рецептларны актив куллана башлаячак, - дип билгеләп үтте Зөфәр Гаязов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20