Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2015

Казанда күл чистарту көне узачак

Иртәгә, 6 июньдә, Казанда Халыкара сулыкларны чистарту көне узачак. Башкалада аны инде унынчы мәртәбә үткәрәләр. Быел Казанның су асты тикшерүчеләре Глубокое күленең төбен һәм яр буе зонасын чистартачак.

Быел беренче тапкыр әлеге акциядә социаль проект кысаларында дайвинг буенча укулар үтүче начар ишетә торган үсмерләр катнаша. Оештыручылар 1000 квадрат метрдан артык мәйданны чүп-чардан чистартырга ниятли. Чарада 300дән артык кеше катнаша. Акция ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгында уздырыла.

Июль аенда су асты фәнни-тикшеренү отряды көче белән Аккош күле чистартылачак.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20