Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017

Казанда Короленко урамында транспорт хәрәкәте юлы вакытлыча ябыла

19 майдан 18 июньгә кадәр Казанда Короленко урамында транспорт хәрәкәте юлын өлешчә ябачаклар, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы .

I этапта — 19 майдан 1 июньгә кадәр — Ямашев проспекты, 19 нчы йорт белән Короленко урамы, 24 нче йорт арасындагы — Черноморская урамыннан Ямашев проспекты юнәлешендәге юл участогы;

II этапта — 4 нче июньнән 18 июньгә кадәр Короленко урамы, 24 йортка таба бара торган җирле участок — Черноморская урамыннан Ямашев проспектына таба юнәлештә ябыла.

Юлның вакытлыча ябылып торуы Казанда җылыүткәргеч системаларны үзгәртеп коруга бәйле.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин