Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2015

Казанда күп балалы гаиләләр физик затларга каралган салымнан азат ителә

Казанда күп балалы гаиләләр физик затларга каралган салымнан азат ителәКазан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә  Дума элек кабел иткән “Физик затлар милкенә салым” турындагы карарга үзгәрешләр кертелде.

Аның нигезендә 18 яшькәчә 3 яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр физик затларга каралган салым түләүдән азат ителә. Салым ташламасы гаиләгә салым түләүче сайлавы буенча салым салуның һәр төренең бер объектына карата бирелә: шәхси торак яки фатир, гараж яки машина урыны.

Салым ташламасы алуга хокуклы затларга Казан шәһәре территориясендә даими яшәү урыны буенча урнашкан салым органына гариза һәм тиешле документлар тапшыру зарур.

Әлеге карар 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Карар көче 2015 елның 1 гыйнарыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә карата гамәлдә була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20