Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.03.2016

Казанда күп фатирлы 158 йорт быелгы капиталь төзекләндерү планына кертелгән, 126сында комплекслы эшләр башкарылачак

Казанда күп фатирлы 158 йорт быелгы капиталь төзекләндерү планына кертелгән, 126сында комплекслы эшләр башкарылачак  2016 елда Казанда күп фатирлы 158 торак йорт быелгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән, шуларның 126сында гына комплекслы эшләр башкарылачак, 35 йортның 110 лифтын алыштыру, 2 лифт шахтасын төзекләндерү күздә тотыла. Шушы эшләргә 1,48 млрд сум акча каралган: республика бюджетыннан – 443,2 млн сум, шәһәр бюджетыннан – 290,9 млн сум, милекчеләр исәбеннән – 755,35 млн сум. Шул рәвешле, капремонт бюджетының 50,6 проценты торак милекчеләре кесәсеннән була, 29,8 проценты – республика бюджетыннан, 19,6 проценты – шәһәр исәбеннән. Программа ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Казан каласы буенча быел иң күп йорт – барлыгы 56 торак йорт - Совет районында ремонт күрә, Яңа Савин районында – 27, Мәскәү районында – 21, Идел буе районында – 18, Киров районында – 14, Вахитов һәм Авиатөзелеш районнарында – 11әр.

Бүген Казан каласы җитәкччелегенең шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр өчен мөһим булган әлеге мәсьәләдә докладында билгеләп үткәнчә, 80 йортның үзәкләштереп җылыту системасы, 24енең кайнар һәм 80енең салкын су, 50сенең электр тәэминаты системалары, 27 подвал, 60 түбә, 81 фасад, 55 подъезд төзекләндереләчәк. Тагын 31 йортның җылылык тәэминатын һава шартларына карап көйләп була торган 37 узел урнаштыру, 8 йортта янгынга каршы автоматика һәм төтен суырткыч система тиешле тәртипкә китерү һ.б. планлаштырылган. “Быел беренче тапкыр буларак капиталь төзекләндерү акчасына күп фатирлы 64 йортның техник паспорты яңартылачак. Моннан тыш, күп фатирлы 145 йорт өчен 2017 елда ремонт планлаштырылган проект-смета документациясен әзерләү буенча эшләр башланды, шушы максатка 36,3 млн сум акча бүлеп бирелде”, - дип тәгаенләде Торак-коммуналь хезмәтләр комитеты башлыгы.

Докладта китерелгән мәгълүматлар буенча, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы гамәлдә булган 2008-2015 елларда 2026 йортта 12,62 млрд сумлык эшләр башкарылган. Искәртеп үтик: 2016 елга 1,48 млрд сум акча каралган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20