Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2015

Казанда күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча семинар була

Бүген сәгать көндезге 3тә Казан каласы Башкарма комитеты залында (Кремль ур., 1) “Күп фатирлы йортлар белән идарә итү, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерү оештыру” темасына гамәли семинар уздырылачак. Семинар Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары булган шәһәрләр вәкилләре өчен шәһәр хуҗалыгы тармагын үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу кысаларындагы чаралар циклын дәвам иттерә.

Семинарда Идел буе шәһәрләре муниципаль берәмлекләр башлыкларының һәм администрация башлыкларының урынбасарлары, төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы буенча бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләре катнашачак.

Семинарда Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм шәһәрнең Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов докладлар белән чыгыш ясаячаклар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20