Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.10.2015

Казанда күптән түгел ачылган әдәби музейлар сынау режимында эшли - Олеся Балтусова

Казанда күптән түгел ачылган әдәби музейлар сынау режимында эшли - Олеся Балтусова ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, шәһәрлеләрнең күптән түгел Казанда ачылган Боратынский һәм Толстой музейларына карата күпсанлы дәгъвалары белән бәйле рәвештә, аңлатма бирде.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрдә һәм кунакларда, ММЧ нда рәсми төстә ачылып та эшләми торган объектлар турындагы мәгълүмат белән бәйле рәвештә, сораулар туган.
Искәртеп үтик, 29 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Боратынский музеенда һәм Лев Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәгендә булды.
"Казанлыларның ачылып та эшләми торган музейларга карата дәгъваларын аңларга була, мираска шундый ихтыяҗ булуы куандыра да. Әмма игътибарны, бу ике катлаулы комплексның махсус сынау режимында ачылуына юнәлтү зарур, бу хакта рәсми төстә белдерелгән иде. Биредә капиталь ремонт үткәрелмәде. Анда һәйкәл реставрацияләнде, аның территориясендәге корылмалар торгызылды, мәктәп кирәге өчен җайлаштырылды. Бүгенгә ике объект та инфраструктура булдыру зарур, янгын сигнализациясе, видеокүзәтү һәм касса җиһазы урнаштырырга кирәк", - дип шәрехләде Олеся Балтусова.
Аның сүзләренә караганда, хәзергә музейларда территорияне төзекләндерү, куркынычсызлык тәэмин итү, сак, телефон һәм сигнализация кую зарур. Әмма бу җитешсезлекләргә карамастан, хәзер учреждениеләр сынау режимында шәһәрлеләрне һәм кунакларын кабул итә.
Олеся Балтусова мәгълүматын учреждениеләр директорлары да раслады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20