Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.03.2015

Казанда Кремль яр буен реконструкцияләү эшләре 2015 елның маенда тәмамланачак

Казанда Кремль яр буен реконструкцияләү эшләре 2015 елның маенда тәмамланачак Казанда Киров һәм Ленин дамбалары участогында Казансу елгасының сул яры буенча урнашкан Кремль яр буен ныгыту корылмаларын реконструкцияләү эшләре 2015 елның маенда тәмамланачак. Аннары территорияне ямьләндерү эшләре башлана. Бу хакта журналистларны яр буен төзекләндерү эшләре белән таныштырганда билгеле булды.


“Кремль яр буен реконструкцияләү турындагы карар аның начар хәлдә булуы белән бәйле рәвештә кабул ителде. Берничә муниципаль, дәүләт килешүләре буенча махсус программа кабул ителде. “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе участокның ярын ныгыту буенча эшләргә җәлеп ителде”, - дип сөйләде “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Шамил Садыйков.


Бу участокта эшләргә 78 кеше, 4 кран, 2 эксковатор һәм йөзмә кран җәлеп ителгән. Реконструкция тәүлек дәвамында алып барыла, диде участок башлыгы Сергей Матяшин. “Билгеләнгән срокка сыешабыз. Майда реконструкцияне төгәлләп, территорияне ямьләндерү эшләренә керешәчәкбез”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20