Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.02.2015

Казанда кулланучыларга кош итен сайларга өйрәттеләр

 Бүген Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе Декабристлар урамында урнашкан "Пестречинка" кибетендә 15 март көнне билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чара үткәрде.

Быел Бөтендөнья кулланучылар көне "Сәламәт туклану" шигаре астында узачак. Ведомствоның туклану гигиенасы бүлеге башлыгы Ольга Фомичева Кулланучыларга кош итен ничек дөрес сайларга һәм әзерләргә өйрәтте. 

Аның сүзләренчә, РФ халкының яртысыннан артыгы майны артык куллана, шул ук вакытта аксым кытлыгын кичерә. Кош ите аксым чыганагы булып тора, шуңа да аны күбрәк кулланырга киңәш итәләр.

2010 елда Россиядә кош түшкәсен эшкәртү өчен составында хлор булган эретмәләрне куллануны тыйдылар. Бу чара кош итендә хлорлы органик кушылмалар: хлорфенол, хлорамин, тригалометан һәм башкалар туплануга чик кую өчен кирәк, алар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.

Татарстанда кош түшкәләрен эшкәртү җайга салынган 23 предприятие бар. Шул исәптән, бу эш 11 кошчылык фабрикасында да алып барыла. Аларның икесендә суыту һава-тамчы юлы белән башкарыла. Башка предприятиеләрдә әлеге максат өчен бозлы су кулланыла. Кош итен һәм аңардан ясалган продуктларны эшкәрткән вакытта составында хлор булган эретмәләр файдаланылмый.

Җитештерүчеләрнең күбесендә үзләренең бактериология лабораториясе бар. Ә кайберләре лаборатор контроль үткәрү өчен аккредитацияләнгән лабораторияләр белән килешүләр төзи, дип билгеләп үтте Фомичева.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20