Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

Казанда “Кызлар гимназиясе" мөслимәләр клубының очрашуы узды

Казанда икенче тапкыр «Кызлар гимназиясе» мөслимәләр клубының очрашуы узды. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Очрашу Галиев мәчетендә «җанлы аралашу» форматында оештырылды. Ә бу клубның беренче очрашуы лекцияләр рәвешендә үткән була. Проектның модераторы буларак танылган Казан журналисты Рузанна Хөснетдинова чыгыш ясады. Хатын-кызлар мөслимәләрнең заманча социомәдәни тормыштагы проблемалары турында фикер алышты.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!