Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2016

Казанда "Үлемсез полк"ка 45 мең чамасы кеше җыелган

 Казанда 9 май - Җиңү көнендә "Үлемсез полк" акциясендә 45 мең чамасы кеше катнаша. Бу мәгълүматны ТР буенча ЭЭМ бәян итте.

Бу минутларда Кремль урамы буенча тантаналы йөреш уза.

Искәртеп үтик: кече һәм олы яшьтәгеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан яки тылда хезмәт куйган әби-бабайларының фотолары белән тантаналы йөрешкә чыктылар. Шулай итеп, катнашучылар совет халкы һәм һәр кешенең батырлыгы бүгенгә кадәр онытлмавын күрсәтәләр.

Тантаналы йөреш башында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов абыйсы Галимҗан Миңнеханов фотосы белән, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтиләренең фотосы белән атлыйһ.б.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20