Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2017

Казанда Made in Uzbekistan күргәзмәсе узды

«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Үзбәкстанның 80нән артык җиңел, текстиль һәм күн сәнәгате предприятиеләре үз товарларын Made in Uzbekistan күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Чара Үзбәкстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә узды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 120 дән артык компания катнашты.

Бу чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга сәфәре вакытында Үзбәкстан — Татарстан бизнес-форумы нәтиҗәләре буенча килешүләр кысаларында оештырылуы билгеләп үтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии