Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2015

Казанда "Мастерс" ДЧда 90 яшьлек йөзүче җиңгән

Кичә Казанда Спортның су төрләре сараенда "Мастерс" категориясендә Дөнья чемпионаты кысаларында ирекле стиль белән 800 метрга йөзү буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар узды. 25 яшьтән алып 90 яшькә кадәр 14 яшь категориясендә спортчылар көч сынашты.

Мексика спортчысы Аревало Санчез иң яхшы күрсәткечкә иреште - ул 800 метр араны 10:14.44 минут эчендә йөзеп үтте. Йөзүче 25-29 яшь категориясендә алтын медальгә лаек булды. 70-74 яшь категориясендә Элизабет Кетелсен җиңде (13:28.72 мин). Немец спортчысы Хельга Рейх 75-99 яшьтәге спортчылар арасында беренче булды. Көнья Африкадан иң өлкән катнашучы 90 яшьлек Каска Клосның җиңүе аеруча мактауга лаек, ул 90-94 яшь категориясендә алтын медаль яулады. Аның йөзеп килү вакыты - 26:56.99.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20