Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Казанда “Мастерс” категориясендә ФИНА Дөнья чемпионаты тәмамланды

Казанда “Мастерс” категориясендә ФИНА Дөнья чемпионаты тәмамланды Бүген Казанда, “Мастерс” категориясендә Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты тәмамлану уңаеннан, ФИНА паркында чемпионатның ябу тантанасы узды. Әйтергә кирәк, зур концерт рәвешендә үткәрелгән чарага керү ирекле булды, иртәгә эш атнасы башлануга карамастан, “су чемпионаты” белән саубуллашырга байтак халык җыелган иде. Өстәвенә, тантанада Россиянең “Иванушки International” төркеме чыгыш ясавы турында алдан хәбәр итү дә яшьләрне күпләп җәлеп иткәндер, мөгаен. Бәхеткә, һава торышы мәрхәмәтле булып, яңгыр яумады.

Искәртеп узабыз, ФИНА тарихында беренче тапкыр “Мастерс” турниры төп чемпионат белән бер вакытта башланды. Турнирда 73 илдән 2,5 меңнән артык спортчы катнашты.

Тантананы телевидениенең танылган алып баручылары Ксения Седунова һәм Тимур Ханбиков алып барды. Концерт “Шарм” шоу-театры катнашында спорт-бию прологы, гимнастлар һәм акробатлар чыгышы белән башланып китте. Аннан соң чемпионатның күркәм мизгелләрен туплаган “ФИНА чемпионат вакыйгалары калейдоскобы” видеоролигы күрсәтелде. Алга таба концерт дәртле биюләр, шәһәр һәм республиканың иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләргә чарага ФИНА Халыкара йөзү федерациясе бюроосы әгъзасы Мөхәммәд Диоп һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде. Татарстанның Хөкүмәт башлыгы чыгышында: “Бөтендөнья су бәйрәме азагына якынлашудан бераз моңсу. ФИНА гаиләсенә шундый киңкүләм чараны үткәрүдә ышаныч белдергәннәре өчен зур рәхмәт!” - диде. Илдар Халиков, Дөнья чемпионатына җитди әзерләнеп, аның югары дәрәҗәдә үткәрелгәне өчен, оештыручыларга, казанлыларга рәхмәтен җиткерде. “Мастерс”ка бүген нокта куйдык. 73 илдән 2,5 меңнән артык спортчы ихтыяр көче зур булуын, тән һәм рух сәламәтлеген күрсәтергә, күпләрне спортка җәлеп итәргә килгән. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән чемпионатның һәм Казанның барлык кунакларына зур рәхмәт! Безгә тагын рәхим итегез!” – дип мөрәҗәгать итте И. Халиков.

Мөхәммәд Диоп сүз алып: “Без “Мастерс” категориясендә онытылмаслык Дөнья чемпионатын тәмамлыйбыз. Ул ФИНА тарихында якты бер бит булып язылачак. Спортның судагы төрләре никадәр популяр булуын бөтен җиһан күрде”, - дип мөрәҗәгать итте. Ул Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләренә, ярышларның Спортның су төрләре федерациясе таләпләре һәм кагыйдәләре нигезендә узуы өчен кулдан килгәннең барысын эшләгән судьяларга, шулай ук дөньяның төрле почмакларыннан килгән спортчыларга, волонтерларга рәхмәтен җиткерде. “Объектларның югары дәрәҗәдә әзерлеге, киң кунакчыллык нәтиҗәсендә, биредә, Казанда без һәммәбез дә үзебезне өйдәге күк хис иттек. Казандагы чемпионатны мәңге онытмаячакбыз!” – дип тәмамлады чыгышын ФИНА вәкиле.

Ябылу тантанасы бәйрәм салюты белән төгәлләнде. Аннан соң килгән халык дискотекада күңел ачты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20